Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты максатларына ирешү барышында балаларның сәнгать өлкәсендә белем алуына ярдәм итү буенча киң колачлы эшчәнлек алып барыла.
Әлеге максатларга 2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында 548,6 млн.сум күләмендә чаралар каралган. Алар Арча, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Балтач районнарында 4 балалар сәнгать мәктәбе төзелешенә юнәлдереләчәк.