2026 елның 1 апреленә салымнар буенча бурыч 14 761,4 млн сум тәшкил иткән.сумлык

2026 елның 17 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләсе каралды. Шулай ук очрашу кысаларында аренда түләүләре буенча бурычларны киметү мәсьәләсе дә тикшерелде.

"2026 елның 1 апреленә салымнар буенча бурыч 14 761,4 млн сум тәшкил итте. Узган ел белән чагыштырганда 29 муниципаль районда, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә үсеш күзәтелә", - дип билгеләп үтте Татарстан финанс министры урынбасары Алла Анфимова.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының махсуслаштырылган бүлеге вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International