2025 елда Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасыннан Аксубай, Алексеевск, Биектау, Кукмара, Минзәлә, Тәтеш муниципаль районнары җиңүчеләр булды.
«Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелгән муниципаль районнарда уңайлы шәһәр мохитен булдыру чараларын гамәлгә ашыруга 2026 елда Татарстан Республикасы бюджетында 650,1 млн.сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән әлеге максатларга федераль бюджет акчалары исәбеннән 474,6 млн. сум юнәлтеләчәк.
«Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» – 2019 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составында старт алган федераль проект ул. 2025 елда проект «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты өлешенә әйләнде һәм 2030 елга кадәр озайтылды.