Татарстан Республикасында икътисадның һәм дәүләт идарәсенең реаль секторына ясалма интеллект технологияләрен массакүләм кертү өчен шартлар тудыру максатларында «2026 – 2030 елларга Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләрен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы расланды.
Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2026 елда 1,0 млрд. сум бүлеп биреләчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт программасын җаваплы башкаручылар булып тора.