Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет утырышында финанслар министры Радик Гайзатуллин "2013 елга һәм 2014, 2015 елдаг план чорына бюджет турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Законы проектын тәкъдим итте. Әлеге закон проекты өстәмә кергән федераль акчага һәм бюджетның үз керемнәре буенча чагыштырмача уңай үтәлешенә бәйле.
Беренче чиратта Татарстан Республикасы бюджетының керем өлешендә 14,7 млрд сум күләмендә кергән өстәмә федераль акча чагыла һәм бюджетныж керем цлешен 1,1 млрд. сумг киметүче узган еллар өчен максатчан юнәлешле булган субсидия, субвенция һәм башка бюджетара трансфертлар калдыклары чагыла.
Кергән федераль акчаның 2,2 млрд. сумы - хезмәт хакына дотация.
Бюджетның керем өлешендә үзгәрешләр таләп итүче тагын бер күрсәткеч - бюджетны формалаштырганда файдаланган сценар шартларның чынлыкта уңайга таба үзгәрүе. Макроикътисади күрсәткечләрнең бертөрле үсешенә бәйле буларак салым керемнәрен 8 млрд. 484 млн. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Алар арасында иң күләмлесе булып табышка салым (4,9 млрд. сум), милеккә салым (1 млрд. 864 сум), акцизлар (1 млрд. 354 млн.) һәм берләштерелгән табышка салым (240 млн.) тора.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы бюджетының керем һәм чыгым өлеше арту сәбәпле 2013 елда керемнәрнең гомуми күләме 166,4 млрд. сум, чыгымнар исә 167,8 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгының күләме - 1,1 млрд. сум.