"Оешмалар милкенә салым турында" ТР Законына үзгәрешләр кертеләчәк

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында депутатлар "Оешмалар милкенә салым турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләрне тикшерделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә машина кую урыннары белән тәэмин итү буенча хәлне яхшырту максатыннан бүгенге көндә паркинглар төзелә һәм сафка бастырыла. Шулай да, күп санлы машина кую урыны булган күп катлы парковка комплексы төзү байтак кына акча сорала, проектлаштыру, төзү вакыты да артып китеп алар 2013 елның 1 июленнән соң гына сафка бастырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2011 елның 1 гыйнварыннан 2013 елның 1 июленә кадәр сафка бастырылган һәм 100 машина урыныа ким булмаган күп катлы һәм җир асты машина кую урыннары өчен (парковкалар) өчен республикада мөлкәткә салым буенча ташламалы ставка - 0,01 процент каралган.

Әлеге закон проекты нигезендә шушы ук ташламаны техник документациясе буенча 100 машина урыннан кимрәк булган һәм 2014 елның 1 гыйнварына кадәр сафка бастырылган күп катлы һәм җир асты стоянкалары өчен кулланырга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International