2014 елның язында финанс министрлыгы карта хуҗаларын мошенниклардан саклауга бәйле законга үзгәрешләр тәкъдим итәчәк

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе

2014 елның язында финанс министрлыгы карта хуҗаларын мошенниклардан саклауга бәйле РФ законнарына үзгәрешләр тәкъдим итәргә ният итә. Бу турыда журналистларга финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев хәбәр итте.

Аерып алганда, клиент банкка мошенниклар операциясе турында хәбәр итү вакыты озынайтылачак, шулай ук карта буенча уздырылган операция турында мәгълүмат чарасы да конкретлаштырылачак. Моисеев искә төшереп узганча, бүгенге көндә "Милли түләү системасы турында" законның 9 статьясына керткән үзгәртмәдә күрсәтелгәнчә, банк клиентка карта буенча операция турында мәгълүматны реаль вактытта хәбәр итәргә тиеш, әгәр дә бу операция мошенниклар тарафыннан кылынган булса, клиент бу турында бер көн дәвамында банкка белдерергә тиеш.     

"Минемчә, хәзерге вакытта гамәлдә булган текст халыкны тиешенчә сакламый. Без юридик нечкәлекләргә тап булдык һәм хәзер кирәк тиешле үзгәрешләр кертергә өлгермәдек. Ләкин без бу мәсьәләгә һичшиксез язгы сессиядә әйләнеп кайтачакбыз", - диде ул. Министр урынбасары тәкъдим ителүче үзгәрешләр Үзәк Банк белән килештерелде һәм алар оптималь дип тә өстәде: " 10 көн - халык өчен операция турында килгән хәбәргә реакция өчен нормаль вакыт. Мин мәсьәлән балык тотканда смсларны берничә көн укымыйм."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International