2026 елның 25 һәм 26 маенда Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахмановта республика алкоголь продукциясе җитештерүчеләре – «Татспиртпром» АҖ, «АБ ИнБев Эфес» АҖнең Казан шәһәрендәге филиалы, «Белый Кремль» сыра заводы» ҖЧҖ һәм «Болгарпиво» ААҖ, шулай ук Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре исәбенә кергән башка компанияләр - «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ, «Казаноргсинтез» ГАҖ, «ТАИФ» АҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, «ТГК-16» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Түбән Кама шина» ГАҖ, «Түбән Кама йөк шиннары заводы» ҖЧҖ, «Кама» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ белән киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә компанияләрнең 2026 елның 4 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре, 2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына түләүләр, күләмле, финанс-икътисадый күрсәткечләр бәяләве каралды.
Шулай ук компанияләр тулаем 2026 ел буенча эшчәнлек күрсәткечләренең һәм бюджетка түләүләренең төгәлләштерелгән фаразларын тәкъдим иттеләр.