Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 28-29 май көннәрендә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында 2026 елның гыйнвар-апрель айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2026 елның гыйнвар-май айларында көтелгән үтәлеш мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләр «Татэнергосбыт» ААҖ, «Газпром Межрегионгаз Казан» ЯАҖ вәкилләре катнашында узды.
Киңәшмәләр барышында керемнәрне җирле бюджетларга туплау, планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Шулай ук салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны каплау, физик затларның мөлкәт салымнарын вакытында түләве буенча башкарыла торган эш нәтиҗәләре турында да фикер алышынды.
«2026 елның гыйнвар-апрель айларында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетларына 74,6 млрд. сумлык керемнәр тупланды, бу еллык планлы билгеләнешләрнең 36% тәшкил итә», - дип билгеләде Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов.
Киңәшмә барышында Марат Фәйзрахманов ассызыклаганча, 2026 елның гыйнвар-апрель айларында кергән керемнәр һәм ел башына калган чаралар бюджетларның чыгым йөкләмәләренең үтәлешен тәэмин иткән. Социаль әһәмияткә ия барлык чыгымнар да тулы күләмдә һәм вакытында башкарылган, җирле бюджетларның планлаштырылган беренче чираттагы чыгымнары җитәрлек күләмдә финансланган.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетлары чыгымнары 2026 елның гыйнвар-апреленә 77,3 млрд.сум күләмендә үтәлгән, бу еллык планның 36% тәшкил итә.
"Ел дәвамында керемнәрнең тотрыклы керүендә кыенлыклар туарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, бюджетларның баланслылыгы өчен, бер үк вакытта бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тотып, салымнарны максималь туплауны тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады Татарстан финанс министры.