Әлеге дәүләт әҗәте Совет чорыннан соңгы вакытта әлеге илләр белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында Россиянең элекке СССР бурычлары буенча җаваплылыгын тану сәбәпле барлыкка килгән иде.
РФ Финанслар министрлыгы белдергәнчә, Чехия Республикасы каршындагы әҗәт 3,6 млрд. доллар, Черногория каршында 18 млн. доллар тәшкил иткән. Әлеге бурыч нигездә Россия җитештергән азык-төлек продукциясен бирү аша һәм бер өлеше акчалата түләнгән.
Финляндия каршындагы бурычның күп өлеше 2005-2006 елларда Париж клубы алдындагы җаваплылыкны вакыттан алданрак каплау кысаларында түләнгән. Бурычның 30 млн. доллар күләмендәге бер өлеше Россиянең югары технологияле продукциясен бирү һәм тиешле хезмәт күрсәтү аша капланган.
Финанслар министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2013 елның 1 декабренә элекке СССРның коммерцияле бурычы 22,1 млн. доллар, ягъни РФ барлык тышкы бурычының 0,04% тәшкил иткән.
Алданрак хәбәр ителгәнчә, 2013 елның 15 маенда Россиянең Словакия Республикасы каршындагы бурычы, ә 24 майда Сербия алдындагы бурычы капланды.