РФ төбәкләренең бюджет кытлыгы 2013 елда 300-400 миллиард сум тәшкил итеп, 2014 елда 210-220 миллиард сум тирәсендә булырга мөмкин, дип хәбәр итте журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.
"Төбәкләргә бүгенге көндә беркайчан да булмаганча кыенга туры килә, чөнки төбәкләр планлаштырылган күрсәткечләрдән табышка салым буенча 1 триллион сум күләмендә акча алмый кала. Аның 10-12% артуы урынына киресенчә 15% кимүе күзәтелә", - диде Силуанов, шул ук вакытта РФ төбәкләренең чыгым базасы чынлыкта арта баруын да өстәп.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, инфраструктураны үстерү һ.б. буенча Президент Указларын тормышка ашыру буенча йөкләмә нәкъ төбәкләр җилкәсендә төшкәнен дә искәртеп узды ул.