2013 елда Россия эчке базарында үзенең яңа тарихында иң күп күләмдә - 822,1 миллиард сум акча җәлеп итте. Шул ук вакытта бәясе, урнаштыру вакыты буенча шартлар күпкә яхшырды, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне журналистларга Финанслар миистры башлыгы Антон Силуанов.
Аның сүзләре буенча, агымлагы елда эчке бурычлар буенча программа планның 91,6% үтәлгән. Чагыштыру өчен: 2012 елда эчке базар бурычлары 811 миллиар сум тәшкил иткән иде, бу планның 90,8 % иде.
"Ресурслар Финанслар министрлыгы тарафыннан финанс шартларның алдагы елларга караганда уңайрак булуы сәбәпле җәлеп ителде: 2013 елда урнаштырылган дәүләт облигацияләре 100 нигез пункларына кимеп 6,9% тәшкил итте. Ә облигацияләрнең уртача вакыты 0,6 елдаг артып 5,8 ел тәшкил итте", - дип белгеләп узды Силуанов.