Рисклы кәгазьләргә милли байлык фондының 10% артыграгын кертергә ярамыячак

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте Милли Байлык Фондының 10% артыграк булмаган күләмен генә үтәлеше куркыныч асында булган кәгазьләргә тота алачак, бу фондның инвест декларациясендә каралган, дип белдерде журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.

"Агымдагы елда милли байлык фонды акчалары белән идарә итү кагыйдәләренә бер рәт үзгәрешләр кертелде, шул исәптән Финанс министрлыгы милли байлык фондының чикләнгән күләмен - 10% -  милли байлык фондының инвестицион портфелен формалаштыручы суверен бурыч җаваплылыгына караганда күбрәк керемле, рисклы чит ил дәүләтләренә бурыч җаваплылыгына  инвестицияләштерү мөмкинлеге дә каралган", - диде Силуанов.

Мәскәү белән Киев узган атнада килешкәнчә, Россия 2013 һәм 2014 елларда 15 миллиард долларга, шул исәптән милли байлфк фондф хисабына, Украинаның евробондларын сатып алачак. Шулай итеп 20 декабрьдә фондның инвестдекларациясенә төзәтмә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International