РФ Финанслар министрлыгы интернетта пошлинасыз сатып алуларның чиген киметергә тели

2013 елның 24 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы интернет аша пошлиналар салынмаучы сатып алуларның чиген бүгенге көндә гамәлдә булган 1000 евродан 150 еврога кадәр киметергә тели, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.

Узган елда әлеге тәкъдим белән Федераль Таможня Хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов чыкка иде. Ләкин таможня әлеге җыемны салым рәвешендә федераль салым хезмәтенә администрацияләү өчен тапшырырга тәкъдим иткән иде.

"Бүгенге көндә интернет-сәүдә кысаларында 1000 еврога хәтле сатып алуларга пошлина салынмый. Евразия икътисады киңлегендә без әлеге процедура кысаларында салым салынучы дәрәҗә күләмен 150 еврога кадәр кимтетү мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим иттек. Әлеге тәкъдим формлаштырылып Евразия Икътисады комитетына тикшерүгә җибәреләчәк", - диде ул.

Таможня берләшмәседәге башка илләрдә шушы ук дәрәҗәдә - 150 евро күләмендә булганын да искәртеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International