Россия Милли байлык фонды акчаларына сатып алган Украинаның евробондалын сатарга җынмый, дип белдерде журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
"Бездә инвестирования вакыты - ике ел. Безнең күршебезгә, безнең предприятиеләргә товар әйләнеше, ике яклы сәүдә һәм хезмәттәшлек аша ярдәм итү турында карар кабул ителгән иде", - дидк Силуанов, Россия вакытыннан алдан Украина евробондалын сатарга җенмыймы дигән сорауга җавап итеп. "Евробондар белән сату итмиячәкбез", - дип ачыклады ул.
Россия миллиард долларга Украинаның еврооблигациясен сатып алырга сүз биргән иде. Җомга көнне миллиард доллар урнаштырылды. Киләсе елда РФ бу максатта тагын миллиард доллард юнәлдерәчәк. Бу акчаның күп өлеше Милли Байлык фондыннан алыначак.
РФ Президенты Владимир Путин моңарчы Украина евробондларын сатып алу акчаны әрәм итү түгел дигән иде һәм акчаның әйләнеп кайтуна шик булмавы турында әйткән иде. Силуанов әлеге кәгазьләрне сатып алу дәүләтара кредит алуга караганда күпкә саклырак инструмент диде.