Агымдагы ел бюджетына кертелә торган үзгәрешләр белән парламентарийларны ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Яңа закон проекты белән, бюджетның керем өлешен 25,3 млрд. сумга арттыру көтелә. Аерым алганда, 2013 елның 11 ае буенча республика бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре буенча ТР бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен – 10,5 млрд. сумга, бюджетның керем өлешен федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан килгән өстәмә 15,9 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә.
Бюджетның чыгым өлешен 19,1 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, республика бюджеты керемнәренең 6,2 млрд. сумын бюджет кытлыгын капларга җибәрергә тәкъдим ителә.
Шулай итеп, бюджет кытлыгы 11,6 млрд. сумнан 5,4 млрд. сумга кадәр кимиячәк. ТР бюджеты керемнәренең гомуми күләме - 167,9 млрд. сум, чыгымнары 173,4 млрд. сумны тәшкил итә.