Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә (Казан, Кремль ур, 12) гражданнарны кабул итте. Чара   гариза бирүчеләр яши торган районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Гомумән, бүген гражданнарның бөтен мөрәҗәгатьләре мәктәпкәчә мәгариф уреждениеләре турында булды.  

Чаллыдан яшь ана 25нче торак микрорайонда балалар бакчасын ачу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, 90нчы елларда эшмәкәрләргә сатылган һәм хәзерге вакытта коммерция максатында файдаланыла торган элеккеге балалар бакчасы бинасын кулланып булганны хәбәр итте. 

Чаллы мэры Васил Шәехразиев бина хуҗалары белән беренче сөйләшүләр уздырылганы турында һәм әлеге бинаны сатып алырга һәм тиешле хәлгә кертер өчен акча кирәклеге турында хәбәр итте.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу максатка акчалар бүлеп бирүне  йөкләде, объект 2014 елның июль аена әзер булырга тиеш. Чаллының 25нче торак комплексында яңа балалар бакчасы 260 балалык булачак дип планлаштырыла.

Алабугадан ТР Президентына "Солнышко" 12нче номерлы балалар бакчасына йөри торган баланың анасы мөрәҗәгать итте. Ул 2015 елда бинага 50 ел булганын хәбәр итте, әлеге балалар учреждениесенә тышкы яктан төзекләндерү һәм эчке электр үткәргечен алыштуры кирәк икәне турында сөйләде. 

Алабуга районы башлыгы, Алабуга мэры Геннадий Емельянов ремонт эшләрен башкаруга 4,5 млн. сум акча кирәк булганын искәртте, бүген әлеге балалар бакчасына 127 бала йөри. Рөстәм Миңнеханов Рустам Минниханов бу балалар бакчасын төзекләндерүгә кирәк кадәр акчаны бүлеп бирүне йөкләде.

Югары Осланнан гариза бирүче хатын өченче булды, ул Иске Рус Мәмәтхуҗа авылындагы балалар бакчасын сәләтләрне үстерә торган уенчыклар белән тәэмин итүне үтенде.  Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта уенчыклар ата-аналар акчасына сатып алына, шулай ук балар сәләтләрен үстерер өчен заманча интерактив уенчыклар кулланылсын иде дигән теләк бар.

Татарстан Президенты акча табып, Иске Рус Мәмәтхуҗа авылындагы балалар бакчасына интерактив һәм сәләтләрне үстерә торган уенчыклар җибәрергә кушты.  

Яшел Үзән районындагы Түбән Вязовые штп - тан гаилә республика җитәкчелегенә "Тополек" балалар бакчасын төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы дәүләт телләрен балалар бакчаларында өйрәнү мөмкинлеге турында сорадылар.

Рөстәм Миңнеханов ата-ана белән хәзерге балалар бакчадан ук рус, татар һәм шулай ук инглиз телен өйрәнергә тиеш булулары белән килеште. Бүген бөтен милләтләр вәкилләре өчен дә туган телләрен өйрәнүгә шартлар булдырырга кирәк, дип әйтте ТР Президенты, шул исәптән мари, удмурт, чувашлар да - республика территориясендә алар компакт рәвештә яши торган җирләрдә. 

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов Татарстан Республикасының дәүләт телләрен балалар бакчаларында өйрәнү мәсьәләсе "Киләчәк" программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылыннан хатын, балалар бакчаларында хезмәт күләме зур булганга күрә, пешекчеләргә эш хакын арттыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Ахырдан Казаннан күп балалы ата мөрәҗәгать итте, ул балалар бакчалары өчен, шулай ук логопед төркемнәрендә дә  түләү хакы мәсьәләсен тагын бер кат карауны сорады. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге атаның бөтен мөрәҗәгатьләрен дә игътибар белән каравында ышандырды. Татарстан Презиңенты балалар бакчалары өчен түләү хакын арттыруны контрольгә алырга, бигрәк тә өч һәм өчтән артык балалары булган гаиләләр өчен.

Бүген узган гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре протоколы төзеләчәк. 

В приеме граждан приняли участие главный федеральный инспектор по Республике Татарстан Ренат Тимерзянов, руководитель Аппарата Президента РТ Асгат Сафаров, главы ряда муниципальных районов РТ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International