Финансистлар көне алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Апас районы территориаль бүлеге хезмәткәрләре өмә оештырды.
Район казначылыгы бинасы каршында белгечләр чыршы үсентеләре утырттылар. Бу агачлар – республикабыз финанс системасының төп юнәлешләре – үсеш, тотрыклылык һәм иминлекнең тере символы булып тора.
Чиста һава, каралган территория һәм нык ылыслы агачлар рәтләре озак еллар район халкын сөендерсен һәм кул хезмәтенең мөһимлеген искә төшереп торасын. Әлеге башлангыч дәвамлы булсын!
Бүлек коллективын һәм Татарстанның финанс системасына катнашы булганнарны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм республика хакына хезмәттә яңа уңышларга ирешүегезне телибез!