Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда парламентарийлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.
Утырышны ачып, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, республика бюджетына үзгәрешләрне карау мәсьәләсе инде гадәткә кергән. «Республика бюджетының керемнәрен һәм чыгымнарын күп юнәлешләр буенча арттыру яхшы традициягә әверелә бара, – дип билгеләп үтте Леонид Якунин. – Алар барысы да дәүләт программаларында һәм илкүләм проектларда чагылыш тапкан».
Республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты республика бюджетының керем өлешен 32,6 млрд сумга арттыруны күздә тота. «8 айда республика бюджетын үтәү йомгаклары буенча салым һәм салым булмаган керемнәрне 10,7 млрд сумга арттыру тәкъдим ителә, аерым алганда, оешмалар табышына салым буенча – 25 млрд сумга, оешмалар мөлкәтенә салым буенча –1 млрд сумга, «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын куллануга бәйле рәвештә алына торган салым буенча – 1 млрд сумга һәм салым булмаган керемнәр буенча – 3,7 млрд сумга», – дип белдерде Марат Фәйзрахманов.
«Кире кайтарылмый торган кертемнәр» бүлеген федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар һәм башка кертемнәр хисабына 1,9 млрд сумга арттырырга тәкъдим ителә.
Республика бюджетының чыгым өлеше агымдагы елда, министр билгеләп үткәнчә, 21,7 млрд сумга арта. Үзгәрешләр коммуналь техниканы яңартуга, илкүләм һәм федераль проектларда каралган чараларны гамәлгә ашыру чыгымнарын финанслауга, социаль әһәмиятле, фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын, региональ проектларны уздыру чыгымнарына, социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә, дефицит булган тар белгечлек табибларына бер мәртәбә түләү чыгымнарына, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә субсидияләр энергия куәте көчле булган тракторлар сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен каплауга, үсешкә юнәлдерелгән чараларны, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауга һәм төзү, юл эшләре программасын финанслауга һәм башкаларга кагыла.
Күрсәтелгән тәкъдимнәр буенча 2026 елга Татарстан Республикасы бюджетының гомуми күләме керемнәр буенча 633,4 млрд сум, чыгымнар буенча 653,4 млрд сум булыр дип фаразлана, дефицит 20 млрд сум тәшкил итәчәк.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында республика бюджеты үтәлешенә килгәндә, финанслар министры Марат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, республиканың берләштерелгән бюджетына 308 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган, республика бюджетына – 259 млрд сум. Республиканың берләштерелгән бюджетының иң эре керем чыганагы булып физик затлар кеременә салым санала, агымдагы елның алты аенда берләштерелгән бюджетка 102 млрд сум, республика бюджетына 71 млрд сум күчерелгән. Моннан тыш, керем өлешенең мөһим чыганагы дип министр табышка һәм милеккә салымны атады.