Урман хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеген арттыру, урманнарны саклау, яклау, алардан файдалану һәм аны яңадан торгызу, урман хуҗалыгындагы кадрларны үстерүне тәэмин итү, шулай ук Татарстан Республикасы халкы өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы территориясендә «Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.
2026 елга дәүләт программасын финанслар белән тәэмин итү күләме 1 626,8 млн.сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары – 888,2 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары – 738,6 млн. сум.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы дәүләт программасын җаваплы башкаручы булып тора.
Күрсәтелгән дәүләт программасы кысаларында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә аерым вәкаләтләр гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, янгын куркынычсызлыгы һәм урман янгыннарын сүндерү буенча махсуслаштырылган учреждениеләр эшчәнлеге тәэмин ителә, урман торгызу мәйданнарын арттыру буенча чаралар гамәлгә куела.