Татарстан Республикасында муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм: карарга үзгәрешләр кертелде

2026 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм киңәя. Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Җирле үзидарә органнарының муниципаль мәдәният учреждениеләренең муниципаль биремне үтәвен финанслар белән тәэмин итү өлешендә мәдәният оешмалары хезмәтләре белән халыкны тәэмин итү һәм ял итүне оештыру өчен шартлар тудыру вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен тулы күләмдә финанслашу максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү кагыйдәләрен раслау турында» карарына кертелде.

Әлеге үзгәрешләр нигезендә, яңа челтәр объектлары файдалануга тапшырылган очракта, Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар клубларны тотуга гына түгел, китапханәләрне тотуга да бүлеп бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International