Татарстан Республикасы Финанс министры Марат Фәйзрахмановның республика финанс органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлавы

2026 елның 8 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – финансчылар көне белән котлыйм!

Бу тантана өчен 8 сентябрь көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шушы көнне 1802 елда император Александр I үзенең Манифесты белән Россия Империясенең Финанс министрлыгын булдырган. Бу тарихи көннән алып, Россиядә федераль дәрәҗәдә һәм төбәкләрдә системалаштырылган дәүләт финанс системасы үсә һәм ныгый башлый.

Финанслар – ул икътисадның кан әйләнеше системасы, дәүләтнең ныклы нигезе булып тора. Шуңа күрә финансчы һәрвакытта иң җаваплы һәм дә кирәкле һөнәрләрнең берсе булды һәм булып кала бирә.

Татарстанның финанс өлкәсе хезмәткәре – республиканың финанс тотрыклылыгын тәэмин итүче киң белемле, югары дәрәҗәле белгечләр. Бүген Татарстан Финанс министрлыгы хезмәткәрләре алдында көн саен яңа сорау, катлаулы мәсьәлә туып тора. Бюджетның баланслылыгын тәэмин итү һәм чыгым йөкләмәләрен үтәү буенча бурычларны хәл итү, яңа финанс инструментларын кертү һәм даими үзгәреп торучы глобаль конъюнктура шартларында эшләү бөтенләй яңа алымнар таләп итә. Димәк, заманча финансист – ул әле үткен аналитик, стратегик күзаллаулы, стандарт булмаган очракларда кирәкле карарлар кабул итәргә сәләтле кеше дә. Татарстанда безнең финансчыларның бу сыйфатлары социаль программаларны, масштаблы үсеш проектларын нәтиҗәле гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Кадерле хезмәттәшләр, намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен һәркайсыгызга рәхмәт белдерәм. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, белемегез, эшкә җаваплы карашыгыз республика халкының иминлеген тәэмин итеп, аның финанс тотрыклылыгының ышанычлы нигезен формалаштыра.

Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, иминлек һәм сәламәтлек телим!

 

Татарстан Республикасы

финанс министры                                   Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International