Агымдагы елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 69,3 млрд сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
дотацияләр – 220,2 млн сум,
субсидияләр – 59,1 млрд сум,
субвенцияләр – 6,3 млрд сум,
башка бюджетара трансфертлар – 3,3 млрд сум,
федераль фондлардан кергән чаралар – 332,9 млн сум.
Кергән федераль чаралар максатчан билгеләнешләре нигезендә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлдерелә.
2026 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан керергә планлаштырылган чараларның гомуми суммасы 96,2 млрд сум тәшкил итә.