Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2026 елның 8 аенда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар буенча үтәлеш 32,6 млрд сум яки еллык күрсәткечләрнең 59 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
- «Гаилә» – 11,3 млрд сум (64%);
- «Тормыш өчен инфраструктура» – 9,8 млрд сум (46%);
- «Яшьләр һәм балалар» – 5,8 млрд сум (77%);
- «Пилотсыз авиация системалары» – 2,0 млрд сум (100%);
- «Озын һәм актив тормыш» – 1,1 млрд сум (56%).
2026 елда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 55,3 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган, шулардан 29,2 млрд сумы – федераль бюджет акчалары хисабына һәм 26,1 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына юнәлтелә.