Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды.
Утырышта ТР гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәрендә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә әзерлек мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, утырыш чираттан тыш, ул, Волгоградтагы терактларга бәйле, бүгенгә күчерелгән.
И.Халиков искәртеп үткәнчә, Яңа ел - гражданнарның иң яраткан бәйрәмнәре, һәм террорчыларның әлеге чорны сайлавы очраклы түгел.
ТР Премьер-министры съзлщренчә, хәбәр иткәнчә, хакимият башлыклары ТР шәһәрләре һәм районнарында куркынычсызлык чараларын көчәйтү кирәклеге турында телеграмма алганнар.
Чара барышында Илдар Халиков эчке эшләр органнары җитәкчеләренә һәм хакимият башлыкларына кешеләр күпләп булган объектларда кизү тору режимын көчәйтүгә игътибар итәргә кушты.
Татарстанда яңа ел төнендә якынча 2 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Рафаил Гыйльманов хәбәр итте.
ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов сөйләгәнчә, дежур частьләрдә тикшерү-оператив төркемнәренең эшчәнлеге көчәйтелгән, бәйрәм чаралары узачак биналарда янгынга каршы-техник тикшерүләр уздырылган.
Яңа ел чаралары уза торган урыннарга җаваплы полиция хезмәткәрләре беркетелгән. 31 нче декабрьдән алып, 8 нче гыйнварга кадәр эш урыннарында прокурорлар һәм судьялар кизү торачак.
Чыршы шәһәрчекләрен ачу көннәрендә тәртипне тәэмин итү өчен, 1087 полиция хезмәткәре, шәхси сак предприятиеләренең 97 хезмәткәре, “Форпост”ның 31 вәкиле, 101 дружинник һәм 60 хәрби хезмәткәр җәлеп ителә. Яңа елны бәйрәм итү чорында якынча 2 мең полиция хезмәткәре, 210 хәрби хезмәткәр, 165 сак предприятиесе хезмәткәре, 200 дружинник, “Форпост”ның 24 вәкиле куркынычсызлык сагында торачак. 6-7 нче гыйнварда 230 дини оебъектта 930 полиция хезмәткәре, 22 сак предприятиесе хезмәткәре, 12 дружинник эшкә җәлеп ителә. 13-14 нче гыйнварда – 880 полиция хезмәткәре, 60 хәрби хезмәткәр, 45 сак предприятиесе хезмәткәре.
Терактлар булу сәбәпле, ТР буенча ЭЭМ җитәкчелеге тарафыннан ТР территориясендә террорчылык актларын булдырмау буенча өстәмә чаралар күрелгән.
ТР гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яңа ел бәйрәме чараларын уздыруга әзерлеге турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов хәбәр иткәнчә, ягулык-энергия комплексының кышка әзерлеге октябрь-ноябрьдә тикшерелгән.
ТР төзелеш, архтектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, әлеге чорда муниципаль районнарның комуналь хезмәтләре 1589 кешелек һәм 660 техникалы 112 бригаданы эшкә җәлеп итәчәк.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, министр 13,5 мең км артык төбәк юлына һәм 1 мең км артык федераль юлга хезмәт күрсәтә. Көн саен 100-120 машина федераль трассаларда, 140-180 машина төбәк юлларында эшли.
Утырышта шулай ук ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов чыгыш ясады.