Үз фикерен белдереп сайламаган кешеләрнең пенсия җыелмалары 2014 елда тулаем күләмдә тарату системасына күчереләчәк. Әлеге кара РФ Хөкүмәте тарафыннан 2013 елның сентябрендә кабул ителгән иде. Моңа кадәр "тынсыз"ларныд җыелма өлеше 2014 елда 6 проценттан 2 процентка кадәр киметелеп сакланып калачак, ә иминият өлешенә калган 4% барачак, дип фаразланган иде.
Кертемнәрне 6% күләмендә калдырыга теләгән гражданнар 2013 ел дәвамында тиешле гариза язырга тиеш иде.
Финанслар министры урынбасары Татьяна Нестеренко белдергәнчә, әлеге чара 2016 елга кадәр бюджет өчен 350 млрд. сум акча тирәсен янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Аның сүзләре буенча, пенсионерларның 44% җыелма өлешен сайлагнны истә тотып, әлеге ике процент белән бергә өстәмә аерма 2014 елда 102 млрд. сум, 2015 елда 116 млрд. сум, 2016 елда 133 млрд. сум тәшкил итәчәк. Әлеге карар шушы елларга РФ Пенсия фонды бюджеты проектын әзерләгән вакытта истә тотылган.