РФ Финанслар министрлыгы һәм икътисад үсеше министрлыгы 2014 елның 19 маена кадәр Россия икътисадын деофшоризациягә буенча чаралар каралган үзгәртмәләрне Хөкүмәткә тапшырырга ниятли. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев биргән.
Моңа кадәр, узган ел ахырында РФ президенты Владимир Путин 2014 елның 15 июленә хәтле Хөкүмәткә тиешле чараларны тормышка ашыруны тәэмин итәргә кушкан иде. 12 декабрьдә Федераль Җыелышка юлламасында Путин офшоризация белән көрәшкә тоткан юлны раслап конкрет чараларны да әйтеп узган иде.