Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Финанс министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарихы
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет
Эшчәнлек
Элемтәләр
Өстенлекле проектлар
Бюджет
Ачык бюджет
Бюджет реформасы
Бюджетара мөнәсәбәтләр
Аналитик-статистик материаллар
Хәбәр
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Җәмәгатьчелек катнашуы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Документлар
Министрлыкның эчке документлары
Министрлык эшчәнлеген тәртипкә сала торган документлар
Ведомство программалары
Бюджет һәм салым өлкәсендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы әзерләгән Татарстан Республикасы норматив акт проектлары
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Җайга салуга тәэсир итүне бәяләү
Исәп һәм хисап
Персональ мәълүматны эшкәртү
Үзәкләштерелгән бюджет исәбен алу һәм хисаплылык
Матбугат хезмәте
Фото
Җитәкчелек чыгышлары
Пресс-релизлар
Промо-материаллар
Аккредитацияле журналистлар
Контактлар
Халык мөрәҗәгатьләре өчен
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен “Кайнар линия”
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Гомум Россия халыкны кабул итү көне
Законнар
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
"Уңайлы мохит" программасы
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелүче сораулар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов Федерация Советы әгъзалары һәм ТРннан РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты
2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында депутатлар корпусы бик көчле, һәм без әлеге потенциалны кулланырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашуында белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлары һәм башкалар катнашты. Фәрид Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бүгенге чара гадәткә керде инде, 2013 елда ТРннан РФ Дәүләт Думасында депутатларның эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясарга һәм яңа елдагы бурычлары турында сөйләшергә кирәк.
Төп нотык белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. Аерым алганда, 2013 елда бөтен чыганаклардан да җәлеп ителгән федераль акчалар күләме 75,8 млрд. сум тәшкил итте (2012 елда– 72,4 млрд. сум). Федераль максатчан программалар һәм дәүләт программалары кысаларында 27,9 млрд. сум тәшкил итте. ТР икътисад министры билгеләп үткәнчә, ФМП һәм ДП буенча җәлеп ителгән акчалар күләме 2013 елда кимегән. Татарстан Республиксы үткән елда мөмкин булган 40 ФМП һәм ДПннан 27сендә катнашты. Федераль адреслы инвестицион программаларда катнашу буенча (ФАИП) Татарстан федерация субъектлары арасында 12 урында тора. 2014 елда Татарстан мөмкин булган 39 ФМП һәм ДПннан 21ндә катнашу теләген белдерде.
Бу мәсьәлә буенча Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республикада яңа стратегик проектлар кирәклеген белдерде, алар федераль адреслы инвестицион программаларада катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук берничә мәсьәләне билгеләде - алар закон чыгару дәрәҗәсендә дә эшне таләп итәләр. Алар арасында - ТКХ өлкәсен реформалаштыру, коммуналь хезмәт күрсәтүгә тарифлар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, урында полиция участогы вәкилләре эшчәнлеген оештыру һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук индустриаль мәйданчыклар инфраструктурасын булдыруга регион биргән акчаларны кайтару буенча эшне алып бару кирәклеге турында да искәртте. Әгәр дә регион индустриаль мәйданчыкларны булдыруга акча бирә икән, өч ел дәвамында анда урнашкан предприятиеләрдән кергән федераль салымнар бюджетара трансфертлар рәвешендә федерация субъектына кайтырга тиеш. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 2013 елның 12 декаберендәге Федераль Җыелышның еллык Юлламасында әйтте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
2026 елда модель китапханәләр төзү проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән гамәлгә куела торган «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2026 елда модель китапханәләрне булдыру буенча чараларны дәвам итү планлаштырыла.
22
май, 2026 ел
Республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына 39,3 млрд. сум бюджетара трансфертлар бирелде
«2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2025 елның 29 ноябрендәге 81-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.
21
май, 2026 ел
2026 елда вакытлыча файдалануга йомшак инвентарь һәм махсус кием, шулай ук кече медицина һәм башка персоналга формалы кием бирү хезмәтләрен сатып алуга өстәмә чаралар бүлеп бирелә
2026 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениеләренә вакытлыча файдалануга түбәндәге максатларга хезмәтләр алуга бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә субсидияләр бирү өчен өстәмә чаралар бүлеп бирелде:
20
май, 2026 ел
Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләренең 10 томлык җыентыгы турында
2025 елның февралендә Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) узган Ислам оешмасы илләре мәдәният министрларының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча XIII конференциясендә Казанга «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы – 2026» дигән мактаулы статус бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз