Татарстан Республикасы Президенты: " Росреестр һәм Кадастр палатасы эше – күчемсез мөлкәт базары эшчәнлеге нигезе”

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең һәм “Федераль кадастр палатасы” ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалының мөһим роле күчемсез мөлкәт базары эшчәнлеген оештырудан гыйбарәт дип билгеләп үтте бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов казанда узган ведомстволарның йомгак коллегиясенең киңәйтелгән утырышында.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров 2013 ел йомгаклары буенча үзенең нотыгында билгеләп үткәнчә, озак вакытлар инде Татарстан Республикасы буенча дәүләт регистраторына йөкләнеш – Россия Федерациясе регистраторлары арасында иң зурлардан берсе. Көн саен Татарстан Республикасы регистраторы 24 гамәл башкара. Чагыштыру өчен, Мәскәү өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы буенча бер дәүләт регистраторына көненә 16 гамәл кыларга туры килә, Краснодар краенда - 19, Санкт-Петербург шәһәрендә – 17. Нәтиҗәлдә Идарәдән профессиональ кадрлар китә.

Былтыр барысы Татарстан Республикасы Идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан 876 меңнән артык алыш-биреш килешүе һәм күчемсез мөлкәткә хокуклар теркәлгән.

2012 ел белән чагыштырганда җир кишәрлекләренә милекчелек хокукын теркәү 6,4% ка, ягъни 332 меңгә арткан.

2013 елда өлешле катнашу шартнамәләрен теркәү 26,8%ка арткан һәм 11 гамәл тәшкил итә.

Азат Җаббаров хәбәр иткәнчә, 2013 елда Идарә 83 мең ипотека теркәгән (2012 елда – 87 мең).

Социаль ипотекага килгәндә исә, 2013 елда (7446) теркәүләр саны 2012 елның (5487) шул ук чоры белән чагыштырганда 35,7%ка арткан.

Үткән елда электрон рәвештә 250 мең мөрәҗәгать кергән, аларның саны елдан-ел артып тора.

2013 ел эчендә җир законнарын үтәү буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 19 мең тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 11 мең закон бозу очрагы ачыкланган. Аларны төзәтү буенча 8 мең күрсәтмә бирелгән.

Моннан тыш, 2013 елда Идарә Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор белән берлектә авыл хуҗалыгы җирләренә мониторинг уздырды. Нәтиҗәдә 54 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләренең файдаланылмавы ачыкланды (2012 елда – 75мең гектар).

“Федераль кадастр палатасы” ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге турында нотык белән аның җитәкчесе Ленара Мозаффарова чыгыш ясады. Ул үткән коллегиядә куелган бурычларның үтәлеше турында хәбәр итте. Беренче чиратта үз башлап үзләштерелергә мөмкин булган җирләрне исәпкә кую буенча зур эш башкарылган. Казан шәһәренең Зәңгәр күл тирәсендә191,5 гектар кишәрлек исәпкә алынган.

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы муниципаль берәмлекләр һәм җирле үзидарә органнары белгечләренә уку уздырган, электрон хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә керткән. Хәзер мөрәҗәгатьләрнең 57% палатага электрон рәвештә керә.

Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов аның ведомствосының Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. Р. Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, Идарә – Республика ведомствора электрон хезмәттәшлеге системасына белешмәләр тапшыручылар арасында иң эреләренең берсе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр идарәсе һәм ФДБУнең ТР буенча филиалы эшчәнлеген югары бәяләде. "Росреестрның һәм кадастр палатасының нәтиҗәле эшчәнлеге - күчемсез мөлкәт базары эшчәнлегенең нигезе ул", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Р.Миңнеханов фикеренчә, нәкъ менә Росреестр нигезендә мультифункциональ үзәкләр булдырырга кирәк, Росреестр күпчелек дәүләт хезмәтләрен күрсәтүче.

Р.Миңнеханов муниципаль районнарны һәм авылларны территориаль планлаштыру һәм аларны кадастрга кертү буенча эш акрын баруын билгеләп үтте. Ул ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына әлеге эш барышын контрольдә тотырга кушты. "Әлеге эшне тәмамларга кирәк", - дип белдерде ТР Президенты.

Ул шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү эшен дәвам итәргә кирәклеген дә әйтте.

"Гомумән зур эш алып барыла, сез зур һәм җитди функция үтисез, - дип мөрәҗәгать итте ул Росреестр хезмәткәрләренә. - Сезгә рәхмәт белдерәм һәм алга таба уңышлар телим".

Коллегия ахырында Татарстан Президенты бүләкләр тапшырды. Аерым алганда, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров Почет ордены белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International