Татарстан Республикасының хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең киңәйтелгән утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Татарстан Республикасы прокуратурасында узган утырышта сөйләшенгән төп мәсьәлә законсыз уен бизнесына каршы көрәш буенча өстәмә чаралар булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика башкарма органнарының, ТР Югары һәм Арбитраж суд, хокук саклау органнары вәкилләре, мниципаль берәмлекләр башлыклары һәм Казан, Чаллы, Әлмәт прокурорлары, ТР прокуратурасы Идарәсе һәм бүлекләре начальниклары катнашты.
Утырышта катнашучылар фикеренчә, азартлы уеннарны оештыру һәм уздыру эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә законлылык торышын анализлау һаман да күпчелек хокук бозулар барлыгын күрсәтә.
Көн саен республиканың хокук саклау органнары тарафыннан күп санлы законсыз уенны оештыру һәм гамәлгә кую фактлары ачыклана. Шул ук вакытта башкарылган эшләр законлылык торышына туры килми, ә уен җиһазларын тартып алу буенча уздырылучы чаралар бу өлкәдә вәзгыятьне яхшыртмый.
Тартып алынган җиһазларны экспертлы тикшеренүгә җибәрү вакытында, шулай ук аны саклау һәм алга таба юкка чыгару (утилизация) вакытында да проблемалар бар. Моңа республикада уен җиһазларын конфискацияләү тәртибе өлкәсендә урнашкан суд практикасы да тәэсир итә.
Республика прокуроры Илдус Нафиков үз чыгышында, законсыз уен бизнесы өлкәсенә зур финанс ресурслар җәлеп ителүен билгеләп үтте. Законсыз эшчәнлекнең бу төре буенча еллык акча әйләнеше миллиардлар белән исәпләнә. Бу өлкәдә җинаятьләрнең күп булуы да шуңа нигезләнгән. Урыннарда уен биналарын бетерү буенча прокуратура, хокук саклау һәм контрольдә тотучы органнар хезмәткәрләреннән торган мобиль төркемнәр эшен активлаштыру зарур, диде прокурор.
Киңәшмәдә эчке эшләр министры Артем Хохорин, республика Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев докладлар белән чыгыш ясады.
Утырышка нәтиҗә ясаганда, Татарстан Презхиденты Рөстәм Миңнеханов прокурорга һәм суд, хокук саклау һәм контрольдә тоту органнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, законсыз уен эшчәнлеген ачыклау буенча бергә эшләргә, бердәм хокукый алым эзләргә һәм бу өлкәдә халыкара тәҗрибәне өйрәнергә чакырды. Аның сүзләренчә, киләчәктә республика территориясендә законсыз уен эшчәнлеген бетерү буенча эшчәнлекне камилләштерергә кирәклеген билгеләп үтте.