"2013 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында" Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чара ТР Фәннәр академиясенең актлар залында узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар.
Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнехановка ПАЗ автобуслары нигезендә мобиль күчмә экспресс-диагностика кабинетларын тәкъдир иттеләр.
ТР Фәннәр академисе холлында югары технологияле медицина җиһазларын җитештерче компанияләр продукциясенең күргәзмәсе урнашты.
Төп доклад белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хисап тотты (тулырак мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы пресс-релизында).
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында атарстанга Россиянең башка төбәкләреннән күчеп килүче табибларга 500әр мең сум акча биреләчәге турында хәбәр итте. Әлеге акчаларны табиблар торак алу өчен беренчел взнос итеп куллана алачак. Ел саен читтән килгән медицина хезмәткәрләренә 200 фатир алу өчен 100 әр миллион сум акча бүлеп биреләчәк, дип белдерде ТР Президенты.
Шуның хәтле үк акча республиканың медицина учреждениеләрендә җитми торган югары квалификацияле белгечләргә дә бирү күз алдында тотыла. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов медицина белгечләрен җәлеп итү өчен республиканың конкурентлы өстенлекләре дә барлыгын ассызыклады.