Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2014 елда мәктәпкәчә белем бирү оемашаларында балаларны караган һәм аларга хезмәт күрсәткән өчен ата-аналарның түләүләренә компнсацияне санау мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгълүматлаштыру һәм элекмә министрлыгы, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, "Барс Групп" компанияләр төркеме вәкилләре катнашты.
Әлеге киңәшмә барышында ата-аналар түләвен санаганда барлыкка килгән сораулар, шулай ук ата-аналар түләвенә компенсацияне санаганда файдаланучы программа белән тәэмин итүдә җитешсезлекләр тикшерелде.