Россия транспорт министры чыгышында Татарстан Республикасының транспорт тармагы өчен 2013 ел үзенчәлекле булганын билгеләп үтте. «Универсиада аркасында республиканың бөтен транспорт инфраструктурасын кардиналь рәвештә үзгәртеп булды. Һәм бүген бу инфраструктура илнең бөтен транспорт системасын үзгәртүгә этәргеч булды», - дип белдерде М.Соколов.
Министр хәбәр иткәнчә, ЮТМ проекты бүгенге көндә тулысынча әзер, елның беренче кварталында аны ил җитәкчелегенә тәкъдир итү планлаштырыла, һәм төп мәсьәлә акча табуда гына булачак. «Әлеге проект бөтен илдәге тормышны кардиналь рәвештә үзгәртәчәк», - дип ышанып әйтте Максим Соколов.
Татарстан Президент шулай ук республикада елга транспортында региональара пассажирлар йөртү проекты һәм транспорт тармагындагы башка проектлар ашыралачагында ышандырды.
Коллегияне тәмамлап Максим Соколов һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан транспорт комлексы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2026 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2026 елга бурычлары турында сөйләде.