2013 ел йомгаклары буенча Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында производство үсеше 1,7% тәшкил итә. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында хәбәр ителде.Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган әлеге утрышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
2013 елда нефть-газ химиясе комплексының эш йомгаклары турындагы нотык белән «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, Россия 2013 елны инвестицияләр һәм сәнәгать җитештерүе стагнациясе белән тәмамлады. Татарстан да икътисадый үсеш кимүгә тап булды. 2013 ел йомгаклары буенча Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында производство үсеше 1,7% тәшкил итә. Резина әйберләре һәм нефть продуктлары җитештерү кимегән. Шул ук вакытта нефть химиясе продуктлары, пластмасса әйберләр җитештерү һәм нефть чыгару арткан. Үткән ел Татарстан Республикасында 32,8 млн тонна нефть чыгарылган.
1,5 млн тоннадан артык пластмасса, 640 мең тонна каучук җитештерелгән – үсеш күләмнәре – 6,6% һәм 8%.
Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, 2013 елда Россия шиннар базары 2,7%, данәдән 58,2 млн данәгә кадәр кимегән, җитештерү 2012 ел дәрәҗәсендә калган.
Татарстаның нефть-газ химиясе комплексында еллык хезмәт җитештерүчәнлеге бер кешегә 10,2 млн сумга кадәр арткан, комплекс буенча уртача хезмәт хакы – 34,3 мең сум.
2013 елда Татарстаның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре тарафыннан үзе җитештергән 900 млрд сумлык товар төяп җибәрелгән. Нефть эшкәртү (+13%), нефть чыгару (+2,4%) тармаклары үсештә булган.
Химик производствода табыш кимү 66% тәшкил итә, резина һәм пластмасса әйберләре җитештерүдә – 44%. Нефть чыгаруда табыш 4%ка кадәр кимегән, нефть эшкәртүдә – 17%. Бу 2013 елның 9 ае эчендә бюджетка акча кертүләрне дә 11%ка киметкән.
«Бу ситуациядә үсеш урта һәм кече бизнес җитештерүе ярдәмендә тәэмин ителергә мөмкин, - дип саный Р.Яруллин. – Резинотехник һәм пластмасса әйберләре җитештерү өлкәсендәге проектларны ел-ел ярым эчендә гамәлгә ашырырга мөмкин».
Рафинат Яруллин чит илләрдән, аерым алганда, Кытайдан нефть химиясе продукциясе импорты арта.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ел йомгакларын комментарлап, Татарстан нефть химиясенең һәм нефть эшкәртүенең конкуренциягә сәләтле булуын, аның яңа проектларны гамәлгә ашыруга әзер булуын билгеләп үтте.
«ТАИФ-НК» авыр калдыкларны тирән эшкәртү комплексы, «ТАНЕКО»да гидрокрекинг – бу бик эре проектлар, аларны гамәлгә ашырырга кирәк. Киләчәк үсеш – «Түбән Кама нефть химиясе»ндәге этилен-миллионник, – дип белдерде Р.Миңнеханов. – Барлык бу мәсьәләләр зур тырышлык таләп итә, бу бөтендөнья, Европа дәрәҗәсендәге проектлар. Һәм алар киләчәк үсеш приоритеты булырга тиеш».
«Без тулаем нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларына ярдәм итү мәсьәләләрен якларга тиеш, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Чимал сату приоритеты чимал базасын һәм безнең предприятиеләр үсешен чикли».