Татарстан Президенты Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу өчен Давоска килде

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцария Давосына килде, ул анда Бөтендөнья икътисадый форумында катнашачак. Татарстан делегациясе составында шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ОАО «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин да бар.


Форум кысаларында Татарстан Президенты бөтендөньяның эре компанияләре вәкилләре белән берничә очрашу уздырачак. Очрашулар барышында, аерым алганда, чит ил компанияләренең республикада төзелеп килүче Иннополис һәм «Смарт Сити Казан»да катнашу мөмкинлекләре буенча фикер алышулар күз алдында тотыла.


Шулай ук Рөстәм Миңнехановның форумның дискуссион сессияләрендә катнашуы планлаштырыла. Татарстан Республикасы Президенты сессиядә «Россия регионнары: үсеш драйверлары» дигән нотык белән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International