Бүген Чаллыда “КАМАЗ” һәм “ZF-Кама” немец концерны уртак предприятиесенең яңа җитештерү корпусы ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, ZF Friedrichshafen AG концерны башлыгы, доктор Штефан Зоммер, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев катнашты.
«ZF-Кама» уртак предприятиесе - «КАМАЗ»да чит ил компаниясе катнашында төзелгән һәм аның сәүдә маркасы белән продукция чыгаручы беренче производство. Предприятие 2005 елның гыйнварында төзелгән һәм хәзерге вакытта 9- һәм 16-басмалы механик тапшыру тартмалары җитештерә. Продукцияне төп кулланучы – «КАМАЗ» ААҖ (95%тан артык), 2012 елда «АЗ Урал» ААҖ һәм Россиядәге MAN өчен трансмиссияләр җитештерү башланды. 2016 елда «МАЗ» ААҖ өчен механик тапшыру тартмалары җитештерү планлаштырыла.
22 мең кв. метрдан артык мәйданда УП ачу тапшыру тартмаларының локальләштерелгән модельләре номенклатурасын киңәйтергә ярдәм итәчәк.
2016 елга кадәр уртак предприятиегә инвестицияләр якынча 90 млн. евро тәшкил итәчәк. Бу вакытка җитештерү куәтләре 2,5 мәртәбә артачак – «ЦФ КАМА» конвейерларыннан елына 50 меңгә кадәр Ecosplit и Ecomid тапшыру тартмалары төшәчәк.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2014» ралли-рейдында җиңүләре белән котлады. «Һәм бу автомобильләрдәге тапшыру тартмалары да ZF компаниясе тарафыннан җитештерелгән, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Ярышларда бу тартмалар яхшы икәнлекләрен күрсәтте».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «ZF-Кама» уртак предприятиесенә кертелгән инвестицияләр нәтиҗәсендә 350 яңа эш урыны барлыкка килде. «Шуның белән бергә, югары технологияле эш урыннары булдыру буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин куйган бурыч үтәлә», - диде Р.Миңнеханов.
Ул «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка рәхмәт белдерде. «Сез безнең автогигантны торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керттегез, - дип мөрәҗәгать итте С.Чемезовка Рөстәм Миңнеханов. – Һәм без үз ягыбыздан «КАМАЗ»га ярдәм күрсәтәбез һәм күрсәтәчәкбез».
«КАМАЗ» гендиректоры Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, заводның «Евро-4» экологик нормалары үз көченә кергәннән соң ZF тапшыру тартмаларына ихтыяҗы арта бара.
Мөхтәрәм кунаклар стендка символик шестернялар куйдылар, моның белән алар яңа цехта җитештерүне рәсми рәвештә кузгатып җибәрделәр. Шуннан соң алар өчен предприятие буйлап экскурсия уздырылды.