2014 елның 30 гыйнварында Премьер-министр Дмитрий Медведев уздырган киңәшмәдә мәктәпкәчә белем бирү буенча җирле системаларны яңартуга субсидияләрне төбәкләр арасында бүлү буенча карар кабул ителде. 2014 елда Россиянең 50 субъектына 10 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. "Акчалар биналарны заманча стандартларга туры китереп салу, үзгәртеп салу, ремонт ясау һәм җиһазландыруга тотылачак, - дип искә төшерде Министрлар кабинеты башлыгы. - Әлбәттә, аларны игътибар белән һәм кысып тотарга кирәк. Янәдән төбәкләрдәге хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәм: балалар бакчаларын чиратны бетерү өчен федераль бюджеттан саллы акча бирелә, сездән сыйфатлы һәм үз вакытында эш таләп ителә."