Агымдагы елда Татарстанның мәдәният учрежденияләренә 241 миллиан сумнан артык бүлеп бирәчәкләр. Әлеге чаралар теарт, музыка, хореография һәм кинематография иҗады өлкәсендә әйдәп баручы коллективларның иң әһәмиятле иҗат проектларына дәүләт ярдәмен күрсәтү максатлыранда бирелә. Грантлар бирү буенча Карарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Әлеге финанс ярдәме биреләчәк учрежденияләр арасында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Галиаскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, В.И.Качалов исемендәге рус зур драма Казан академия театры, Татарстан Республикасы җыр һәм бию дәүләт ансамбле, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Дәүләт симфония оркестры, "Татаркино" да бар.