Кыйммәтле кәгазь эмитентлары- РФ субъектлары күләме 2014 елда 28дән 39га кадәр артачак, җәлеп итү күләме өч тапкыр артып - 450 миллиард сум тәшкил итәчәк. Мондый мәгълүмат РФ субъектларының әҗәт базары буенча конференциягә Финанслар министрлыгы әзерләгән презентациядә бар.
Агымдагы елда, бюджет турында законнар нигезендә, РФнең 39 субъекты инде облигация базарына чыгарга җыена, диде конференциядә РФ Финанслар министрлыгының дәүләт әҗәте һәм дәүләтнең финанс активлары департаменты директоры Константин Вышковский.