Закон проектының исеменнән аңлашылганча, ул 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу белән бәйле. Әлеге документ РФ законнары нигезендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алуга әзерлек буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләре бирә. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары вәкаләтләре Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу өчен җаваплы федераль органны мәгълүмат белән тәэмин итүгә бәйле. Шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары исәп алу объектлары турындагы мәгълүматларны җыю һәм саклау өчен яраклаштырылган урыннар белән тәэмин итәргә тиеш. Урындагы органнар сан алу объектлары турындагы мәгълүматларны җыю өчен гражданнарны җәлеп итәргә дә тиеш.
Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына бирелә торган вәкаләтләрне исәпкә алып, әлеге закон проекты белән җирле үзидарә органнарына әлеге вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен бирелә торган субвенцияләрне исәпләү методикасы раслана.