Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында финанслар министры Радик Гайзатуллинда узган киңәшмәдә 2013 елда Татарстан Республиксының тупланма бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре Россия Федерациясе субъектларының тупланма бюджетлары үтәлеше нәтиҗәләре белән чагыштырылып тикшерелде һәм каралды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе субъектларының тупланма бюджетларының төп күрсәткечләре, шул исәптән керемнәрнең гомуми күләме, салым һәм салым булмаган керемнәрнең күләме, чыгымнарның гомуми күләме, шулай ук Россия төбәкләренең тупланма бюджетларының кытлыгы һәм профициты тикшерелде.