РФ Финанслар министрлыгы сум курсының бүгенге каты волатильнесте вакытында суверен фондларны тулыландару өчен валютаны базарда алырга җыенмый, аны йомшарту өче Россия Банкына нык тырышырга туры килә, дип белдерде журналистларга финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
"Россия Банкы көн саен саткан шартларда валютаны сатып алу мәгънәсез. Әлеге ситуациягә карата бездә кагыйдә булдырылган иде, без яңа да, иске дә режимны куллана алмыйбыз (суверен бондларны тулыландыру - ред.). Соңгы карар әле кабул ителмәде. Бездә күчерү буенча вактының соңгы чиге - 1 апрель", - диде Моисеев.