Рөстәм Миңнеханов КХДР Югары халык советы рәисе белән очрашты

2014 елның 22 марты, шимбә

Бүген Корея Халык-Демократик Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе КНДРның беренче юлбашчылары музеенда булдылар һәм КХДР Югары халык советы Президиумы рәисе Ким Ён Нам белән очраштылар.

КХДРның элеккеге юлбашчысы Ким Ир Сен иптәш ярата торган Кояш Кымсусан сарае мавзолейга әверелдерелгән,Татарстан делегациясе әгъзалары Ким Ир Сенны һәм аның улы, бөек полководец Ким Чен Ир иптәшне искә алдылар, экспозиция белән таныштылар. Татарстан Президенты экскурсия азагында мөхтәрәм кунаклар кенәгәсендә язу калдырды, аннары шундагы паркны йөреп чыкты.

«Мансудэ» съездлар сараенда Рөстәм Миңнеханов КХДР Югары халык советы Президиумы рәисе Ким Ён Нам белән очрашты. Татарстан Президенты ассызыклаганча, делегация әгъзалары КХДР белән бик кызыксына. «Безнең максат – сезнең ил хакында күбрәк белергә һәм сезгә Татарстан Республикасы – Россия Федарациясенең алдынгы субьектларының берсе турында сөйләргә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республика җитәкчелеге КХДР белән мөнәсәбәтләрдә яңа дәрәҗәгә чыгарга тели. «Кичә без бик күп очрашуларда булдык, кызыклы заманча предприятиеләр белән таныштык. Кичә безнең сәүдә-сәнәгать палаталары арасында имзаланган килешү – киләчәк планнарыбыз уңышының нигезе», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Шулай ук кичә кабул итү барышында КХДР Хөкүмәте рәисе урынбасары белән очраштык, бик күп файдалы мәгълүмат алдык», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты кыскача гына Татарстан Республикасы икътисады турында сөйләде.

«Без ышанабыз, безнең икътисад, мәгариф, инновацияләр өлкәсендәге мөнәсәбәтләребезне ныгытачак һәм без киләчәктә сезнең белән эшләргә телибез», - диде ТР Президенты.

Үз чиратында Ким Ён Нам шулай ук Татарстан делегациясе визиты КХДР белән Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итәчәк дип ышаныч белдерде.

Рәис сүзләренчә, Казан КХДРда үзенең университеты белән билгеле, илдә шулай ук үткән елгы Универсиада ярышларын карап барганнар.

Шулай ук бүген Татарстан делегациясе әгъзалары күптән түгел Пхеньянда шәхсән ил башлыгы Ким Чен Ын тарафыннан ачылган «Мунсу» аквапаркында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International