Кырым махсус икътисади зона булачак

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
Хөкүмәт апрель аена Кырым үсеше буенча тәкъдимнәр кертәчәк. Ярымутрау махсус икътисади зона булачак, бу үз эченә бер төркем салым ташламаларын кертә. Аның үсеше махсус федераль максатчан программа кысаларында тормышка ашырылачак. Щлеге эшне вице-премьер Дмитрий Козак алып барачак, ә россиянең барлык министрлары якын арада Кырымда үзләренең бүлекчәләрен булдырырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International