2013 нче елда республика бюджетына керемнәр 171 млрд 997 млн 480 мең сум тәшкил иткән, чыгымнар исә 172 млрд 304 млн 956,1 мең сумнан гыйбарәт. Консолидацияләнгән бюджетның керем өлешенә 2013 нче елда 208,3 млрд сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 168,3 млрд сумны тәшкил итә. ТР консолидацияләнгән бюджеты буенча чыгымнар узган елда 209,5 млрд сум булган, республика бюджеты буенча чыгымнар 172,3 млрд сумга тәңгәл. Татарстан Республикасы бюджетының "Гомумдәүләт мәсьәләләре" чыгымнары 2013 елда 5 826 632,9 мең сум булган, "Илкүләм оборона"га ул 90 млн сумнан гыйбарәт.
ТР бюджетының “Россия Федерациясе субъектының һәм муниципаль берәмлекнең иң югары вазифаи заты эшчәнлеге” бүлекчәсе буенча үтәлеше 472 083, 6 мең сумны тәшкил иткән. “Икътисадны мобилизацион әзерләү” бүлекчәсе буенча чыгымнар 21 556,2 мең сум булган. “Милли иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлеге буенча берләштерелгән бюджет чыгымнары 2013 нче елда 977 018,3 мең сумнан гыйбарәт. “Илкүләм икътисад” бүлеге буенча чыгымнар 52,9 млрд сум булган. Әлеге бүлек буенча ассигнованиеләрнең өчтән бер өлеше “Авыл хуҗалыгы” һәм “Балыкчылык” бүлекчәләренә юнәлтелгән. Чыгымнар күләме 19,1 млрд сум булган, шул исәптән, федераль бюджет исәбеннән 10,6 млрд сум. “Юл хуҗалыгы” бүлекчәсе чыгымнары 18,4 млрд сум, торак-коммуналь хуҗалык буенча сарыф ителгән чыгымнар 6, 9 млрд сум күләмендә. “Әйләнә-тирә мохитне саклау” бүлеге буенча ТР бюджеты чыгымнары 2013 елга 390 млн сумнан артык булган.
“Мәгариф” тармагын финанслауга 31,9 млрд сум акча сарыф ителгән. “Мәдәният, кинематография” тармагы буенча чыгымнар 5,6 млрд сум тәшкил иткән. “Сәламәтлек саклау” бүлеге буенча тотылган чыгымнар 2013 елда 26,1 млрд сумнан гыйбарәт булган, шул исәптән медицина иминияте чаралары – 39,7 млрд сум. Социаль өлкә учреждениеләре һәм чараларын финанслау юнәлеше буенча чыгымнарның гомуми күләме консолидацияләнгән бюджетта 124,9 млрд сум тәшкил иткән, ягъни барлык чыгымнарның 60 проценты күләмендә, республика бюджеты буенча – 92,6 млрд сум, ягъни 54 процент күләмендә.
2013 ел дәвамында җирле бюджетларга бүлеп бирелгән бюджетара трансфертларның гомуми күләме 33 млрд сум тәшкил иткән. “Дәүләт бурычына һәм муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү” бүлекчәсе буенча чыгымнар 345 056,7 мең сумнан гыйбарәт булган. Бу бүлектә дәүләт һәм муниципаль бурыч йөкләмәләре буенча процент түләүләрен түләү белән бәйле чыгымнар, шулай ук муниципаль кыйммәтле кәгазьләр буенча купон керемен түләүгә чыгымнар исәпкә алынган.
Хисап елында Татарстан Республикасы бюджеты 307 476,1 мең сум күләмендә бюджет кытлыгы белән үтәлде. Бюджет дефициты финанслау чыганаклары белән тулы күләмдә тәэмин ителде.
Радик Гайзатуллин депутларның сорауларына җавап бирде. Бюджет, салымнар һәм финанслау буенча комитет рәисе Марат Гаделшин, ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев, депутатлар Марат Хәйруллин, Рафаил Нуретдинов узган елда бюджет үтәлеше буенча үз фикерләре белән уртаклашты.
“Гомуми нәтиҗә шул: Татарстан Республикасында билгеле бер өстенлекләр финансланды, Финанслар министрлыгы салым структуралары белән, шушы өстенлекле бурычлар үтәлсен өчен, салымнар җыйды. Тулаем алганда, аз эш башкарылмады дип саныйм”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламентарийлар әлеге закон проектын барлык укылышларда кабул итү өчен тавыш бирде.