Бүген ТР Хөкүмәте Йортында борынгы Болгар шәһәренә һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенә транспорт үтемлелеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Россия транспорт министры Максим Соколов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачканда билгеләп үткәнчә, РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә республикада проектлар гамәлгә ашырылды инде һәм ашырыла.
Бүген республиканың транспорт тармагы алдында торган мөһим бурычларның берсе – Болгар һәм Свияжскның истәлекле урыннарында туристлар агымына хезмәт күрсәтү. “Хәзер безгә туристларыбызга хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен хәл итү мөһим. Аларның саны елдан-ел арта, һәм без тимер юл, һава транспорты буенча алга китсәк тә, су транспорты әлегә түбән дәрәҗәдә кала”, - диде Рөстәм Миңнеханов.ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, ел саен Болгар һәм Свияжск яныннан якынча 600 зур теплоход уза, алар фарватер тиешле тирәнлектә булмау сәбәпле, туктый алмый.
“Шлай итеп без истәлекле урыннарга килергә әзер булган 100 мең тирәсе туристны югалтабыз”, - дип билгеләде ул.
Аның сүзләренчә, Болгарда елганы тирәнәйтү буенча эшләр 220,9 млн. сумга бәяләнә, ләкин бу сумманы 151 млн. сумга кадәр киметеп була. Свияжскта мондый эшләр 79 млн. сумга бәяләнә.
Россия транспорт министры Максим Соколов хәбәр иткәнчә, Россморречфлот федераль агентлыгы тарафыннан Болгар һәм Свияжск янындагы су акваторияләрен тирәнәйтү мәсьәләсе каралган, эшләр быел башлана ала, Иделдәге суның тирән булмавы моңа ярдәм итә.
Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов Болгарда республикада булган “Цессна” самолетларында һава экскурсияләрен оештыру буенча планнарны хәбәр итте. Казаннан “бару-кайту”, рейс 80 процентка тулы булган очракта, бер кешегә якынча 5 мең сумга төшәчәк. Болгарда очып китү-утыру полосасы бар, ләкин пассажирларны тикшерү пунктын җиһазландыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
РФ транспорт министры Максим Соколов билгеләп үткәнчә, авиация маршруты шулай ук үсә ала, бигрәк тә Казанның Идел буе федераль округында төбәк авиация үзәге булуын исәпкә алып.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Болгарга һәм Свияжскка маршрутларга хезмәт күрсәтә алырлык елга суднолары флотын яңарту турында сөйләгәндә, беренче чиратта бизнес-план төзергә йөкләде. Якын планнарда – Горький исемендәге заводта ике “Метеор”ны капиталь ремонтлау, алар Болгарга юл алачак.
“Горький исемендәге завод үрнәк булып тора, - дип белдерде Максим Соколов. – Аның судноларына Иделдә генә түгел, ә төньяк елгаларда да ихтыяҗ бар. Бу безнең ил судно төзелешенең матур мисалы булыр дип өметләнәм”.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казаннан гына түгел, ә республика районнарыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән Болгарга һәм Свияжскка туристлар санын арттырырга өндәде.
Киңәшмәдә шулай ук Казаннан Болгарга таба юлда очрый торган истәлекле урыннарны керткән автобус маршрутларын төзү тәкъдиме әйтелде.
Россия транспорт министры республиканың Болгар һәм Свияжскка транспорт үтемлелеген яхшырту буенча инициативаларын игътибар белән карарга һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирде.