2007 елның 2 аенда республиканың консолидацияләнгән бюджетына 10098,3 млн. сум күләмендә, шул исәптән Татарстан бюджетына - 7390,9 млн. сум салым һәм салым булмаган керемнәр булды.
Гомумән, җирле бюджетларга 2707,4 млрд сум күләмендә үз керемнәре керде. Бу еллык планның 18 процентын тәшкил итә.
Җирле бюджетларның төп салым кереме - физик йөзләрнең кеременә салым. Бу өлкәдә еллык планның 14 проценты үтәлде.
Мөһимлеге белән икенче урында торган салым - җир салымы. Гомумән алганда бу салым җыю нәтиҗәләре - еллык планның 21 процентын тәшкил итә. (еллык план - 3006 млн. сум, ике айда 629,1 млн. сум акча җыелган)
Физик йөзләрнең милкенә салым - 15,7 сум тәшкил итте. Узган елның ике ае белән чагыштырганда, бу 2,2 тапкырга артык.