Татарстанда халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар турында мәгълүматларны кабул итү системасын булдыруны планлаштыралар

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Татарстанда халыктан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очраклар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүматлар җыя торган “Халык инспекторы” системасы булдырыла. Бүген бу проект ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдир ителде.

“Электронный документооборот- Сервис” ҖЧҖ генераль директоры Тимур Якубов хәбәр иткәнчә, бу проект буенча гражданнарга үз видеорегистраторларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракларны, юл-транспорт һәлакәтләрен теркәп, ЮХИДИгә җибәрү мөмкинлеген булдыру уйланыла.

Мәгълүматларны эшкәртү өчен махсус автоматлаштырылган система булдырылачак. Мәгълүматларны карау нәтиҗәләре буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тиешле административ карарлар чыгара ала.

Илдар Халиков “Халык инспекторы” системасын эшләү идеясен хуплады. “Бу бик яхшы идея, һәм мин ышанам, сез бөтен авырлыкларны җиңеп, аны гамәлгә ашыра алырсыз”,- дип белдерде ул. Һәм системаны гамәлгә кертү өчен Хөкүмәт тарафыннан тиешле ярдәм булыр, диде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International