“Татнефть” ААҖ 19 млрд сумны дивидентлар түләүгә тотачак

2014 елның 27 июне, җомга

Бүген “Татнефть” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Компаниянең 2013 еллык эшчәнлеге турында доклад белән аның генераль директоры Наил Маганов чыгыш ясады. Аның мәгълүматларына караганда, бер елда 26 млн 107 мең тонна нефть табылган. Гомумән, “Татнефть” төркеме буенча 26 млн 419 мең тонна нефть чыгарылган. “Миллер энд Ленц” бәйсез халыкара консалтинг фирмасы бәяләвенчә, 2013 ел башында “Татнефть” ААҖ нең исбатланган запасы 847,3 млн. тонна тәшкил иткән.

Хисап елында “Татнефть” ААҖ нең сатудан кергән табышы 363 млрд сум тәшкил иткән, бу 2012 елның күрсәткечләреннән 5,5 процентка күбрәк. 63,85 млрд сум күләмендә саф  табыш алынган. Бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга күчерелгән салым күләме 323 млрд сум тәшкил иткән. 2013 елда “Татнефть”нең инвестицияләре 85 млрд сум булган.
Хисап елында “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында 7,6 млн тонна нефть эшкәртелгән.

Компаниянең финанс тотрыклылыгы күрсәткечләре югары дәрәҗәдә, дип билгеләп үтте Наил Маганов. 2013 ел ахырында чиста активлар 11 процентка артып, 421,7 млрд сумга җитте.

Җыелышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, республиканың чәчәк атуы нефтьчеләрнең тотрыклы эшеннән тора, 30 га якын социаль-икътисади программа уңышлы гамәлгә куелды “Татнефть” Россиянең иң эре салым түләүче команияләренең берсе: ел нәтиҗәләре буенча федераль бюджетка гына да 300 млрд сумнан артык салым юнәлдергән.

Компания, инновацион эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә, 20 ел дәвамында катлаулы шартларга кармастан, нефть табышын арттыра, диде ТР Президенты Ул шулай ук “Татнефть”нең “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводы, шина сәнәгате үсешендә өлешен билгеләп үтте. Иң мөһиме - нефть табышы буенча ирешелгән нәтиҗәләрне киләсе 30 елда да саклау, ә моңа инновацион технологияләр ярдәмендә ирешү мөмкин булачак, диде Татарстан Президенты. Компания өчен тагын бер бурыч – нефтьне эшкәртеп, нефть продуктлары алудан тыш, нефть химисе продукциясе дә җитештерү.

Рөстәм Миңнеханов компаниядә югары профессиональ коллектив хезмәт куюын һәм монда Шәфәгать Тәхаутдиновның өлеше зур булуын билгеләп үтте.
Җыелышта 2013 ел нәтиҗәләре буенча алынган чиста керемнең 30 процентын, ягъни 19 млрд 155 млн сумны дивидентлар түләүгә юнәлдерергә карар ителде.

Компаниянең аудиторы итеп янә “Энерджи Консалтинг/Аудит” ЯАҖ расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International