Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры Сергей Шаталов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда республика ягыннан шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары - баш геологы Рәис Хисамов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында нефть тармагы үсеше, тармакта салым түләү мәсьәләләре турында сүз барды.